2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Маричевка волейболчы кызларның АКШ командасы белән уены бер дә ошамаган

10 июль көнне Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында волейбол матчлары узды.

Волейбол буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Юрий Маричев әйткәнчә, ул үз спортчыларының матчта АКШ командасына каршы уены белән канәгать түгел. Чәршәмбе көн Универсиада Уеннарында А группасының өченче матчында Россия спортчы кызлары АКШ командасын 3-0 (25:16, 25:23, 25:19) исәбе белән җиңде. Группа этабында алар өч очрашуда өч тапкыр җиңү яулаган. Алдарак Россия волейболчылары Чехия һәм Польша командаларын җиңгән иде.

“Бүген безгә беренче урыннан плей-оффка чыгу өчен бер партия кирәк иде. Шуңа күрә дә алдан ук килешеп куйдык: икенче партиядә команданың икенче составына уйнау мөмкинлеге бирәбез. Алар да башкалар кебек үк ныклап әзерләнделәр, бик тә уйныйсылары килә. Партия башланганда кызлар бераз каушады, нәтиҗәдә көндәшләр азартка кереп китеп, бик шәп уйный башлады. Без исә мәйданчыкка (Наталия) Обмочаева һәм (Екатерина) Панкованы кайтарырга мәҗбүр булдык. Өченче партиядә инде уен җайлана төште, ләкин миңа башлангыч уен бер дә ошамады”, – диде Маричев журналистларга.

Big_222640820130709-10854-1s2f3cc

Универсиада. Волейбол.© «РИА Новости»

“Америкалыларның туп бирүе шактый катлаулы иде. Бу АКШ җыелма командасының бер үзенчәлеге. Шуңа күрә дә без мәйданчыкта үзебез теләгән волейбол уенын –тиз, комбинацияле уен оештыра алмадык. Гомумән, безгә һәр командага каршы чыкканада да үзебезне Олимпия уеннарында Бразилия җыелма командасына каршы уйнаган кебек тотарга кирәк”, – диде Маричев "Р-Спорт" агентлыгына. Чирекфинал буенча Россия җыелма командасының көндәше соңрак билгеле булачак.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел