2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Канада спортчысы Ясенте Универсиаданың алтын медаленә лаек булды

10 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика ярышлары узды.

Big_223030620130710-10862-46qxmt

Универсиада. Җиңел атлетика.© «РИА Новости»

Канада спортчы кызы Кимберли Ясенте 200 метрга йөгерүдә Универсиада Уеннарының алтын медаленә лаек булды. Җиңүченең дистанция үтү вакыты – 22,78 секунд. Финляндия спортчысы Ханна-Маари Латвала икенче булды (+0,20 секунд). Беренче өчлекне Румыния спортчы кызы Андреа Луиза Огразеану (+0,32) төгәлли. Һәр өч спортчы да финал барышында шәхси рекордлар куйды. Россия спортчы кызлары Надежда Котлярова һәм Анастасия Кочержова алтынчы һәм җиденче булдылар, дип хәбәр итә "Р-Спорт".

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел