2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кочержова: “Универсиадада нәтиҗә яхшырак та булырга мөмкин иде”

200 метрга йөгерүдә нәтиҗә җиденче урынга караганда яхшырак та булырга мөмкин иде, чөнки сезон дәвамында әлеге дистанциядә югарырак та нәтиҗәләр күрсәтергә туры килде, - дип белдерде журналистларга Россия спортчысы Анастасия Кочержова.

200 метрга йөгерүдә алтын медальне 22,78 секунд нәтиҗә белән канадалы Кимберли Ясенте яулады. Икенче урында - Финляндия вәкиле Ханна-Маари Латвала (+0,32). Призерлар өчлегенә румын кызы Андреа Луиза Огразеану да керде (+0,32). Өч спортчы да финалда шәхси рекорларын куйды. Надежда Котлярова һәм Анастасия Кочержова алтынчы һәм җиденче урыннарны алды.

“Нәтиҗә нинди генә булмасын, мин һәрвакыт аны лаеклы дип саныйм. Әлбәттә, яхшырак та чыгыш ясыйсы килгән иде, чөнки сезон дәвамында әйбәт нәтиҗәләр күрсәтергә туры килде. Әмма, ни генә булмасын, бу минем беренче халыкара стартым, шуңа да мин чыгышымнан канәгать. Бераз киеренкелек тә бар, арыганлык та сиздерә, башка факторлар да бар, әмма мин үземнең нәтиҗәмнән канәгать”, - диде Кочержова фиништан соң “Р-Спорт” журналистына.

Big_222977820130710-5492-1orek2w

Универсиада. Җиңел атлетика.© «РИА Новости»

Казанда Универсиада 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел