2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөгерешче Аргунова Универсиадада техник хаталар җибәрелде дип белдерде.

Казан Универсиадасында 100 метрга киртәләр аша йөгерүдә бишенче булып килгән Россия йөгерешчесе Нина Аргунова, техник хаталар җибәрелү сәбәпле яхшы нәтиҗә күрсәтә алмавын белдерде.

Big_222992920130710-10854-zfy4tr

Универсиада. Җиңел атлетика: 4 нче көн. © РИА Новости. Владимир Астапкович

Универсиаданың алтын медален 12,61 секунд нәтиҗәсе белән америкалы Вашти Томасс яулады. Икенче булып (12,78) Белоруссиядән Алина Талай килде. Җиңүчеләр өчлеген Ямайкадан Даниэль Уильямс (12,84) япты.  Аргунованың вакыты 13, 06 секунд, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.

Фиништан соң Аргунова: “Минем өчен бу сезонда бу иң яхшы нәтиҗә, ул минем шәхси рекордыма якын. Мин бик тырыштым, хәлемнән килгәннең барысын да эшләдем. Кызганычка каршы, техник яктан хаталар булды: мин берничә киртәне эләктердем, шуңа күрә үземнең рекордымны җиңә һәм уңышлырак чыгыш ясый алмадым”, - дип белдерде.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел