2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Юлия Зарипова Универсиаданың алтын медален яулады

Россия спортчысы Юлия Зарипова каршылыклар аша 3000 метр арага йөгерүдә Универсиада рекорды белән ярышларның алтын медален яулады.

Big_223055620130710-10857-13245ui

Универсиада. Җиңел атлетика.© «РИА Новости»

Лондон Олимпиясе чемпионы әлеге араны 9 минут 28 секунд эчендә йөгереп узды, дип хәбәр итә Р-Спорт. Икенче булып, финишка җиңүчедән 12 секундка калышып, Украина вәкиле Светлана Шмидт килде. Өченче урында – Төркия спортчысы Гулкан Мингир. Тагын бер россияле Наталья Аристархова стартка чыкмады.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел