2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тарабин Универсиада чемпионы булды

10 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

Big_223077620130710-17350-1kdtvv2

Универсиада. 5нче көн. Җиңел атлетика © РИА Новости/Илья Питалев

Россияле Дмитрий Тарабин Казан Универсиадасында сөңге ыргыту буенча ярышта җиңүче булды. Тарабинга алтынны беренче ыргыту китерде, моннан соң сөңге 83,11 метрга очты. Көмешне Көньяк Африкадан Джон Роберт Остхейзен (81,63) алды, бронзаны төрек  Фатих Аван (81,24) алды. Тагын бер Россия сөңге ыргытучысы Валерий Иордан 11нче урынны алды (73,49), дип хәбәр итә "Р-Спорт".

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел