2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Савченко өчен Универсиадада чыгыш ясау бик мөһим

Колга белән сикерү буенча Россиянең Универсиада чемпионы Анастасия Савченко “Р-Спорт” агентлыгына, аның өчен Казандагы Уеннарда чыгыш ясау аеруча мөһим булганлыгын җиткерде.

Big_223088020130710-891-4ot2u

Универсиада. 5нче көн.Җиңел атлетика © РИА Новости/Константин Чалабов

Савченко 4,60 метр биеклекне алды. Икенче урынны алманлы Мартина Шультце (4, 40) яулады.

 “Р-Спорт” агентлыгына Савченко: “Бу минем иң яхшы нәтиҗәм булмаса да, мин Казанда җиңүгә ирешүем белән канәгать. Универсиада минем өчен бик мөһим, чөнки биредә без илнең дә, институтның да данын яклыйбыз”, - дип белдерде. “Көндәшләр, нинди нәтиҗә күрсәтүләренә карамастан, барысы да хөрмәткә лаек, чөнки алардан нәрсә көтәргә икәнлеге билгеле түгел. Мин үземнең көндәшләремне бик ихтирам итәм, чөнки алар миңа биегрәк сикерергә көч бирә”, - дип билгеләде ул.

Казанда Универсиада 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел