2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт гимнастикасы. Ярыш нәтиҗәләре

10 июльдә Гимнастика үзәгендә спорт гимнастикасы буенча ярышларның соңгы көне иде. Спортчылар үзара 10 комплект медаль өчен көрәш алып барды: 6 комплект – ир-атлар арасында, тагын 4е кызлар арасында. Барлыгы әлеге спорт төрендә 14 комплект медаль уйнатылды.

Big_222993420130710-10877-p5usi0

Спорт гимнастикасы буенча кызлар арасындагы командалар беренчелеге ярышларның беренче көнендә үтте. Бу төрдә Россия җыелмасы 175,500 балл туплап, үзеннән соңгы көндәшләрен 10,5 баллга артта калдырды һәм ышанычлы җиңү яулады. Икенче урында – Япония (165,000 балл), өченче баскычта – Германия командасы (162,050 балл).

Шулай ук егетләр дә командалар беренчелегендә җиңүгә иреште, икенче-өченче урыннарда – Украина белән Япония.

Спорт гимнастикасының берничә төрендә россия спортчысы Алия Мостафинага тиңнәр булмады, ул үз исәбенә 57,900 балл җыя алды. 56,850 балл белән икенче урынны тагын бер россияле Ксения Афанасьева яулады. Өченче урында Германиядән Ким Бьюи (55,200 балл).

Егетләр арасындагы берничә төрдә шулай ук Россия спортчысы җиңүгә иреште. Беренче урында урнашкан Николай Куксенков, ахыр чиктә, 89,950 балл җыйды. Алман гимнасты Фабиан Хамбучен икенче (89,850 балл), ә өченче баскычта – бер үк сумманы (89,600 балл) җыя алган Давид Белявский (Россия)  белән Олег Вернаев (Украина)

Ир-егетләрнең ирекле упражнениеләр программасында алтын медаль Япония спортчысы Риохей Катога эләкте, аның исәбендә 15,450 балл. Икенче урында – Фабиан Гамбучен (15,275 балл). Өченче баскычта – Россия гимнасты Давид Белявский.

Кызлар арасында таянып сикерү программасын Төньяк Корея спортчысы Джонг Хонг белән Россиядә  Ксения Афанасьева отуга иреште, икесенә дә судьялар 15,125 балл бирде. Өченче урында тагын бер россияле Мария Пасека (14,950).

Николай Куксенков  исә "ат"та күнегүләр ясап җиңү яулады, аның чыгышын хөкемдарлар 15,050 балл белән бәяләде. Мексика спортчысы  Даниэль Коррал, Россия спортчысыннан бик азга гына калышып, көмеш медаль иясе булып танылды – 14,975 балл. Украина вәкиле Олег Степко 14,850 күрсәткече белән өченче урынга һәм бронза медальгә ия булды.

Алия Мостафина да Универсиададагы чираттагы җиңүенә иреште, бу юлы ул брусларда уңышлы чыгыш ясады (15,200 балл).  Тагын бер ватандашыбыз Татьяна Нәбиева исә 14,525 балл белән икенче урында. Өченче урынны Германиядән Катрина Хилл яулады –  14,500 балл.

Егетләр арасындагы спорт гимнастикасының боҗралар упражнениясендә уңыш Бразилиядән Артур Набареттега елмайды – 15,875 балл. 15,500 күрсәткече белән икенче урынга хаклы рәвештә Денис Аблязин (Россия) чыкты.  Украина спортчысы  Игорь Радивилов – өченче урында.

Таянып сикерү программасында да Денис Аблязин икенче урында калды. Беренче урында исә Көньяк Кореядан Сеону Янгу (15,787 балл). Өченче призер – шул ук украиналы Игорь Радивилов (15,237 балл).

Гимнастика бүрәнәсендә алтын медальне – Йелинзи Чанг (Кытай), көмешне – Алия Мостафина (Россия), бронза медален Элизабет Блэк (Канады) яулады.

Россия спортчылары Эмин Гарибов белән Давид Белявский параллель бруслар программасында беренче ике урынны яулады.

Кызларның ирекле упражнениеләре программасы Ксения Афанасьева (Россия) җиңүе белән тәмамланды, биредә ул үз исәбенә 14,350 балл туплады. Канадалы Элизабет Блэк исә 13,750 балл белән – көмеш, ә мексикалы Эльза Гарсиа Родригез бронза медаль яулады.

Аркылы снарядларда уңыш янә Эмин Гарибовка елмайды. 16,025 балл туплап ул, Япония спортчылары Юсуке Танака белән Риохей Катоны артта калдырды.

Спорт гимнастикасында катнашу өчен 41 илдән барлыгы 232 спортчы теләк белдергән иде.

Спортның әлеге төрендә ярышлар тәмамлангач, биредә медальләр зачетының беренче унлыгы түбәндәге рәвешкә килде: Россия, Украина, Япония, Германия, Мексика, Канада, Бразилия, Кытай, Көньяк Корея һәм Төньяк Корея.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты