11 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында группа уеннарының бишенчесе һәм соңгысы узачак.
Россия волейболчыларын беренче тапкыр чын-чынлап нык команда – Беларусь спортчылары белән уен көтә. Алдагы көндәшләрен бер үк 3:0 исәбе белән отып, Россия спортчылары вакытыннан алда ук группадан чыгуны тәэмин итте.
Америкалыларны җиңгән, ләкин аннан соң өч тапкыр 3:0 исәбе белән җиңелгән Эстония командасы Гонконг спортчыларына каршы матчка А группасыннан чыгу өмете белән килә.
D группасында чехлар Канада командасы, ә Чили – Берләшкән Гарәп әмирлекләре спортчыларына каршы уйный. С группасында Макао Швейцария белән, ә Польша Бразилия белән уйныячак. Җиңелеп, группадан чыгу мөкинлеген югалткан АКШ спортчыларын исә Корея көчле җыелма командасы белән уен көтә.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты