2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Җиңел атлетика. Ярыш көненә превью

Җиңел атлетика программасының бишенче көнендә 7 комплект медальләр уйнатылачак.

11 июльдә беренче итеп колга белән сикерүдә иң көчле спортчыны билгелиячәкләр. Аннан өчле сикерүдә кызлар арасында җиңүчеләр билгеле була. Шулай ук ядрә ыргыту ярышында хатын-кызлар арасында җиңүчеләр ачыклана. Бу көнне  ир-атлар  3000 метрга киртәләр аша йөгерү (стипльчез) стартына  да чыгачак. Аннан 110 метрга киртәләр аша йөгерү ярышлары була. Аннан кызлар арасында 5000 метрга финал йөгерүе. Кызлар арасында җиде төрле ярышны берләштергән дисциплина кысаларында 800 метрга йөгерү, ярыш көнен төгәләп, үз программасында Универсиада җиңүчеләрен билгели.

Финалның беренче стартлары 18.00дә Үзәк стадионда башлана.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты