2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Суга сикерү. Ярышлар көне анонсы

11 июль Казандагы XXVII Бѳтендѳнья студентлар Уеннарында суга сикерү буенча ярышларның җиденче көне булачак.

Пәнҗешәмбе көнне Су спорт төрләре сараенда ике финал бәйге узачак: хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан сикерү 12.00 сәгатьтә һәм ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан синхрон сикерү ярышлары. Финал ярышларның комментаторы совет һәм Россия суга сикерү остасы, ике тапкыр Олимпия чемпионы, суга сикерү буенча тарихта бердәнбер 8 Олимпия медале иясе, Россиянең атказанган спорт мастеры, Универсиада Илчесе Дмитрий Саутин булачак. Бүләкләү тантанасында суга сикерү буенча атказанган спорт мастеры, 2000 елгы Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе, ике тапкыр дөнья чемпионы, “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены иясе, Универсиада Илчесе Александр Доброскок катнашачак.

Хатын-кызлар финалында Кытай, Россия һәм  Мексика спортчылары арасында бик принципиаль бәйге көтелә. Бу илләрнең спортчылары көндәшләренә лаеклы конкуренция тудыра алуларын инде күп тапкыр исбатладылар. Шунысын да билгеләп китү урынлы, бу финалда катнашачак Австралия спортчысы Саманта Миллс бер метрлы трамплиннан суга сикерүдә 2013 елгы Универсиаданың алтын медален яуларга өлгерде инде.

10 метрлы каланчадан синхрон сикерү буенча ярышларда Россия өчен Виктор Минибаев һәм Артем Чесаков чыгыш ясый. Кичә Виктор каланчадан сикерү буенча ярышларда бронза медаль алды. Хәзер исә аңа үзен парлы ярышларда күрсәтергә кирәк. 10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча алтын медаль алган кытай Лян Хо да Хун Ин белән бергә үз осталыгын күрсәтергә тырышачак. Ярышларның старт составына шулай ук Германия, Мексика, Корея һәм АКШ спортчылары да керде.

Суга сикерү буенча ярышларда катнашу өчен дөньяның 21 иленнән гариза тапшырылган. Бу спорт төрендә барлыгы 12 комплект медаль уйнатылачак. Суга сикерү буенча ярышлар программасы 12 июльдә тәмамланачак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты