2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чернова озынлыкка сикереп беренчелеген ныгытты

Россия спортчысы Татьяна Чернова озынлыкка сикерүе белән үзенең беренче булып баруын исбатлады

Бу ярышта Чернова иң яхшы нәтиҗә күрсәтте (6,48 метр). Икенче Россия спортчысы Кристина Савицкая озынлыкка сикерү ярышында дүртенче булды (6,19 метр). Хәзер Чернованың барлыгы 4862 очкосы бар. Икенче урында Латвиядән килгән Лаура Икауниеце (4582), ә өченче урынны Венгриядән Дьердьи Живоцки-Фаркаш (4563) алды. Савицкая очколары буенча бишенче урында (4530).

Җиде төрле ярышны берләштергән дисциплинаның соңгы икесе- сөңге ыргыту һәм 800 метрга йөгерү пәнҗешәмбе үтәчәк.

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел