2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Миллз: "Австралия кызлары синхрон сикерүнең төркем чыгышында әйбәтрәк"

"Австралия кызлары 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүнең ялгыз дисциплинасына караганда төркем чыгышында әйбәтрәк сикерә", - дип белдерә Универсиада Уеннарында 2 медаль яулаган Саманта Миллз.

Big_221836520130707-22932-a7coo7

Универсиада. Өченче көн.© «РИА Новости»

Пәнҗешәмбе көнне Миллз Эстер Цинь Фань пары белән бергәләп 3 метрлы трамплиннан сикерүе белән 2 нче урынга лаек булды. Австралия кызлары Кытайдан килгән Чень Е/Чжэн Шуансюэга гына җиңелде. Миллз 1 метрлы трамплиннан сикереп алтын медаль яулаган иде.

"Без синхрон сикерүдә әйбәт чыгыш ясарбыз дип уйладык. Бу төр ярыш безгә җиңел бирелә. Үзеңә караганда иптәшең өчен күбрәк дулкынланасың. Шуңа күрә дә үземнең чыгышым әйбәт булды", - дип сере белән уртаклаша Миллз.

"Без Кытай кызлары белән дуслар. Шуңа да сикергән вакытта тыныч булдым, кимрәк дулкынландым", - дип өстәде спортчы.

Миллз белән бергә суга сикерүче иптәше Эстер Цинь Фань соңгы көнге сикерүеннән канәгать булуын белдерде.

 

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел