2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Созонов: “Россия бадминтончылары алтын медаль алырга мөмкин иде”

Россия җыелма командасы бадминтончылары Иван Созонов һәм Владимир Иванов ирләр арасындагы парлы разрядның хәлиткеч матчында алтынга өметләнә ала иде, дип белдерде финалдан соң Созонов.

Big_223391720130711-24444-1avfkf2

Универсиада. 6 нчы көн. Бадминтон © РИА Новости/Григорий Соколов

Иванов һәм Созонов Универсиаданың алтын медаль өчен ярышында 1-2 исәп белән Кореядән Ко Сун Хюн һәм Ли Ен Дэга җиңелде. “Бүген без алтын медаль өчен көрәштек, - диде Созонов журналистларга. -  Беренче партиядә барысы да әйбәт бара иде кебек. Мин хәтта үземнән андый уен көтмәгән идем. Әмма кызганычка каршы икенче һәм өченче партияләрдә корея спортчысының уенына яраклаша алмыйча, аннан калыша башладык. Шулай да алтын медаль өмет итә ала идек. Кыскасы, беренче партиядә үк җиңелә торганнардан түгел без”, - диде ул.

Созоновның әйтүенә караганда, Россия җыелма командасы спортчылары көндәшләренә үзләренең уен манерасын һәм шартларын  тага алмады. “Универсиадада җиңгән кореялеләр – дөньяның беренче ракеткалары. Алар безнең спортчыларны үзләренә уңай булганча уйнатты, ә без югалып калдык сыман, безнекеләрнең аларга каршы куярга бернәрсәләре дә юк иде”, - диде спортчы.

 

 

 

"Р-Спорт", 11 июль 2013 ел