2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиадада Россия җыелмасы волейболчылары Беларусь командасын отты

11 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында волейбол матчлары узды.

Big_223443920130711-31930-1l4qgse

Универсиада. 6нчы көн. Волейбол © РИА Новости/Владимир Песня


Волейбол буенча Россия җыелмасы төркемле этапта Белоруссия командасын отты. Сергей Шляпников  командасы пәнҗешәмбе көнне 3:2 (22:25, 25:17, 25:22, 19:25, 15:6) исәбе белән җиңде. Плей-оффның чирек финалында алар бразилиялеләр белән очрашачак.

«Р-Спорт», 11 июль 2013 ел