2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейбол. Ярышлар көне

12 июльдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарында, хатын-кыз командалары арасында чирекфинал уеннары узачак.

Чирекфиналдан тыш, 9 дан 16 кадәр урыннарны билгеләү өчен беренчел матчлар да үткәреләчәк. Бу урыннарга бигрәк тә Словакия-АКШ дәгъва кыла. 

Россия спортчылары исә, үз төркемендә икенче урынга лаек булган Кытай Тайбей командасы белән очрашачак. Ә менә “С” төркеме лидерлары Польша командасына каршы уйный.  Иң зур матчларның тагын берсе “Санк-Петербург”та, Япония белән Бразилия арасында булачак.

Исегезгә төшерәбез, кичә, 11 июльдә, Универсиада 2013 төркем этабының ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында соңгыдан алдагы уеннары узды.

Австралия-Кытай матчы—3-0 исәбе белән тәмамланды. Уенның беренче өлешендә командалар янәшә барды.  Өченче таймда исә кытайлыларга 4нче раундка җитәргә бераз гына мөмкинлек җитмәде. Шулай да австралиялеләр өстенрәк булып чыкты  һәм көндәшләрен 3:0 исәбе белән җиңде.  Җиңүчеләр хәзер Бразилия командасы белән очрашырга әзерләнә. Бу  иң “кайнар” уеннарның берсе булачак.

Көньяк Корея спортчылары, бернинди авырлыкларсыз гына, американлыларны 3:0 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итте.  АКШ командасы уенның өченче өлешендә генә бераз каршы тора алды, анда исәп 25:22 иде.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиаданың  волейбол буенча ярышлары 6 июльдән 16 июльгә кадәр, “Бустан”, “Зилант”, “Олимпиец” спорт комплексларында һәм “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә уздырыла.

Волейбол буенча команда ярышларында 2 медальләр комплекты уйнатыла.  Ярышларда катнашырга 28 илдән 428 спортчы заявка биргән.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты