2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Прокопьев: “Чехия волейболчылары белән уенда россиялеләр сайлаган техника ярдәм итте”

“Россия пляж волейболы уенчылары Юрий Богатов һәм Сергей ПрокопьевУниверсиада турнирының чирек финалына чыгу өчен Чехия дуэты Ян Гадрава һәм Роберт Куфага каршы уенда дөрес тактика сайлаган иде”, - дип белдерде Прокопьев.

Big_222440420130709-17312-104reoa

Универсиада. Пляж волейболы.© «РИА Новости»

Россиялеләр 2:0 (21:18, 21:15) исәбе белән җиңүгә иреште. “Без инде алар белән бер тапкыр уйнаган идек. Шуңа күрә кем белән эш йөрткәнебезне белдек. Күпчелек командалар Роберт Куфуга бирә, ләкин безнең тактика көндәшне яхшылап өйрәнергә мөмкинлек бирде. Тупны аңа бирү җайлы иде һәм бу үз эшен эшләде”, - диде Прокопьев.

 “Арганлык бар, ләкин медицина хезмәткәрләре безгә яңадан элекке хәлгә кайтырга ярдәм итә. Сүз уңаеннан, аларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар безгә шул хәтле игътибарлы. Безнең матч кичә кичке  8 дә төгәлләнде, әле авылга кайтканчы нихәтле вакыт үтте, ә иртән 6 да инде торырга кирәк. Башта авыррак булды, ләкин без беренче сетны чиста гына уйнадык, аннары организм уянып җиткәч җиңелерәк булды”, -  дип тә өстәде ул. Волейболчы шулай ук аларны берничә авыр матч көткәнен дә билгеләп узды: Мексика уенчылары Гомес һәм Пулида – яхшы команда. Алар дөнья чемпионатында да төркемнән чыктылар, рейтинглары зур. Көндәшләр гади түгел”, - диде ул. 

Прокопьев шулай ук, аның тормыш иптәше инде Универсиадада чыгыш ясарга һәм студентлар уеннарында көрәшен тәмамларга өлгергән Мария Петрова аның өчен җан атарга киләчәк дип тә белдерде. “Кичә ул 4 матч уйнады һәм ике травма алды. Мария иртән үк килергә теләгән иде, ләкин мин аңа ял итәргә куштым. Аның иңбашы һәм аягы травмалы”, - диде волейболчы.

"Р-Спорт", 12 июль 2013 ел