2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тренер Распопова: "Колтунова белән Гончарова синхрон сикерү ярышларында үзләре чыгыш ясарга булды"

Россия җыелма командасының баш тренеры Евгения Распопова сөйләвенчә, Юлия Колтунова белән Наталья Гончарова Казан Универсиадасындагы каланчадан синхрон сикерү ярышларында соңгы мизгелдә чыгыш ясарга карар кылдылар.

Big_223693820130712-26204-1epjf2h

Универсиада. 7нче көн. Синхронн суга сикерү. Финал © РИА Новости/Александр Вильф

Җомга көнне Колтунова белән Гончарова ярышта катнашырга булдылар һәм көмеш медаль оттылар. “Колтунованың җәрәхәте булуына да карамастан, кызлар чыгыш ясарга булдылар. Алар - мөстәкыйль спортчылар. Без аларны ярышлардан читләштерә һәм медаль өчен көрәштән мәхрүм итә алмыйбыз,” – диде Распопова журналистларга. “Ирләр җыелма командасы да яхшы чыгыш ясады. Ялгышлар булса да, башкарулары уңай иде. Минемчә, әлеге чыгышлар дөнья чемпионатына уңышлы репетиция булды,” – дип өстәде Распопова.

"Р-Спорт", 12 июль 2013 ел