2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кузнецов гади сикерүләрне башкаруы авыррак дип саный

Россиянең суга сикерүчесе Евгений Кузнецов, гади сикерүләрне башкаруы психологик күзлетән авыррак, дип саный. Чөнки алар медальләргә нык тәэсир итә.

Big_223662620130712-2457-6z40he

Универсиада. 7нче көн. Синхрон суга сикерү. Финал © РИА Новости/Алексей Мальгавко

Җомга көнне Кузнецов белән Илья Захаров өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә Универсиада чемпионнары булдылар. Кузнецовның Казанда икенче җиңүе бу. “Алга винтлы бер ярым борылышлы сикереш иң читене. Программада ул - икенче. Бик гади, ләкин, кызганычка каршы, гадиләрне катлаулыларына караганда башкаруы авыр.Түбән коэффициентлы мәҗбүри сикерүләр кирәк, чөнки алар медаль бирүдә мөһим роль уйный,” – диде Евгений Кузнецов журналистларга.

Тренировкаларда “идеаль башкарырга кирәк булган сикерешләр яхшы килеп чыкмаса”, Кузнецов белән икесе нык борчылалар, дип өстәде Захаров. Универсиададан соң, егетләр Барселонада 19 июльдә башланачак су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына юл тотачак. “Хәзер өч көнгә Круглое күленә китәбез.Андагы искиткеч базада ял итәчәкбез, җиңелчә тренировкалар да булыр. Ачык бассейнга ияләнергә кирәк. Хаталарны төзәтү өчен безгә бер көн дә җитә. Ә безнең бер атнабыз бар әле,” – диде елмаеп Кузнецов.

Аның партнеры Захаров өчен Универсиададагы җиңү беренче булды. “Әйе, хәзер Универсиада алтыны бар, узганында аздан гына җиңми калдым. Аңа тагын командалы зачеттагы көмешне өстәдем әле. Башта без алдынгы идек, аннары нәтиҗәләребез начарлана башлады. Бүген безгә Кытайны 67 баллга узарга кирәк иде. Әмма бу мөмкин түгел иде инде,” – дип әйтте Захаров.

 

"Р-Спорт", 12 июль 2013 ел