2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кытайның суга сикерүчеләре Казанда команда зачетында беренче булды

12 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында суга сикерүләр буенча ярышлар тәмамланды.

Big_223715120130712-3216-1052rye

Универсиада. 7нче көн. Суга синхрон сикерү. Финал © РИА Новости/Алексей Мальгавко

Суга сикерүләр буенча Россия хатын-кызлар җыелмасы Казанда 2013 елгы Универсиадада команда зачетында дүртенче булды. Бер метрлы һәм  өч метрлы трамплиннарда, каланчада шәхси чыгышлар, шулай ук өч метрлы трамплиннан һәм каланчадан синхрон сикерүләр йомгаклары буенча россиялеләр 1930,07 балл җыйды. Алтын медальне 2437,97 балл нәтиҗә белән Кытай җыелма командасы яулады. Көмеш медальне  - АКШ командасы (2109,91), бронзаны мексикалылар (2095,97) алды.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел