2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Суга сикерү. Ярыш нәтиҗәләре

Казанда узучы XXVI I Бөтендөнья студентлар Уеннарында суга сикерү дисциплинасы буенча 12 июль ярышларның сигезенче һәм соңгы көне булды.

Big_221838020130707-4655-1wjsmr7

Универсиада. Суга сикерү. Өченче көн © «РИА Новости»

 Җомга көнне  Су  спорт төрләре сараенда ике финал: ир-атлар арасында  өч метрлы  трамплиннан, хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан  синхрон сикерү үтте. Шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ике команда зачеты нәтиҗәләре билгеле булды.

Big_222910920130710-5492-1sf12fr

Универсиада. 7нче көн. Суга синхрон сикерү. Финал © РИА Новости

Австралия җыелмасыннан  Саманта Миллс 2013 елгы Универсиадада  хатын-кызлар арасында бер метрлы трамплиннан суга сикерү буенча ярышларда беренче алтын медальне  яулады.  Турнир таблицасының икенче һәм өченче юлында Кытайдан Дунцзынь Цзя  һәм Литин Ван. Ир-атлар арасында өч метрлы трамплиннан сикерү буенча  алтын медальне  россияле Евгений Кузнецов, ә көмеш һәм и бронзаны Кытайдан  Линь Цзиню һәм Цинь Тяну яулады.

Россияле Евгений Новоселов ир-атлар арасында трамплиннан, ә  Юлия Колтунова  каланчадан бер метрдан сикерү буенча   бронза медаль алдылар. Ир-атлар арасында барган ярышта ике беренче бүләкләр хуҗасы  Линь Цзинь һәм Цинь Тян, хатын-кызлар арасында Шуансюэ Чжень һәм Ни Чэнь булды.

10 июльдә хатын-кызлар арасында йомгаклау ярышларында   Кытай Халык Республикасыннан Шуансюэ Чжен җиңүче булды. 329,25 балл җыю аңа алтын медаль китерде.

Беренче өч сикерү аны көндәшләреннән нык аерды һәм ул ярышлар нәтиҗәсен хәл итте.

Икенче  урын  кытайлы Дунцзынь Цзянга 312,75 балл хисабына бирелде. Лидерлар өчлеген Мексика  спортсменкасы Элизабет Чавез 304,85 балл җыеп төгәлләде. Җиңүне аңа соңгы сикерү нәтиҗәләре китерде.

Ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү финалында соңгы минутка кадәр кемнең өчлеккә эләгәчәге билгесез булды. Үзенең соңгы ике сикереше белән турнир таблицасының беренче юлын Лян Хо 531,25 балл җыеп яулады. Көмеш Кытайга  - җыелма командасы вәкиле Цзюнь Вуга бирелде. Ул моңа  520,40 балл җыеп иреште. Призерлар исемлегендә Виктор Миңнебаев өченче булды –  ул  519,00 балл  җыйды.

Өч метрлы трамплиннан синхрон сикерү буенча хатын-кызлар арасында Кытай вәкиләре  Йе Чэнь  һәм Шуансюэ Чжень җиңү яулады.  314,40 балл аларга алтын медаль китерде.Кытай спортчылары сикерүләре кимчелексез башкарылды, шуның белән алар көндәшләреннән  күпкә өстен булдылар.

 Икенче урынны  Австралия спортсменкалары дуэты 291,60 балл белән яулады. Бронзага    АКШ спортсменкалары Меган Хостон һәм Лаура Раян, 270,00 балл җыеп, лаек булды.

Ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан синхрон сикерү финалында 433,83 балл җыеп беренче урынны кытайлылар Лян Хо һәм Хун Ин яулады. Көмеш медальгә россиялеләр Виктор Миңнебаев һәм Артем Чесноков лаек булды .

Big_223660020130712-20763-16hs0lw

Универсиада. 7нче көн. Суга синхрон сикерү. Финал © РИА Новости/Алексей Мальгавко

Россия егетләре Евгений Кузнецов һәм Илья Захаров өч метрлы трамплиннан синхрон сикерү буенча ярыш финалында алты мөмкинлектән 479,34 очко җыеп җиңеп чыкты. Икенче урынны кытайлылар Линь Цзинь/Ло Юйтун (458,34) яулады.

Призерлар өчлеген   мексиканлылар Яхель Кастильо Уэрта/Алехандро Даниэль Ислас (426,78) йомгаклады. Хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан  синхрон сикерүдә Шуансюэ Чжэнь һәм Ни Чэнь, 325,32 балл җыеп һәм барлык 5 мөмкинлектә дә абсолют лидерлыкны  саклап,  беренчелеккә чыктылар. Икенче урында Россия спортчылары Юлия Колтунова һәм Наталья Гончарова. Алар барысы 307,62 балл җыйды Өченче урында - 283,77 балл нәтиҗәләре белән Мексикадан  Паола Эспиноза һәм Даниэла Диаз Прието.

Big_223668320130712-26204-132mohd

Универсиада. 7нче көн. Суга синхрон сикерү. Финал © РИА Новости/Александр Вильф

Кытай, Мексика, Австралия һәм Россия арасындагы ярыш   кызганнан-кыза бара.

Нәтиҗәдә, Австралия җыелмасында 1 алтын һәм 1 көмеш   медальләр,  Мексика җыелмасында – ике бронза,   кытайларда 4 алтын, 5 көмеш һәм 4 бронза, ә Россиядә 2 алтын, 2 бронза  һәм  1 көмеш медальләр.

Ир-атлар команда зачетында урыннар түбәндәгечә: өченче урын Мексикада, икенче – Россия җыелмасында, беренче урын – лидерлыкка КХР чыкты.

Әлеге спорт  төре буенча җәмгысе  12 комплект медальләр уйнатылды.

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты