2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Гончарова: "Казаннан бер тапкыр да суга сикермичә китү - үкенечле"

"Бернинди ярышта да катнашмыйча Казаннан китү - минем өчен үкенечеле булыр иде", - дип җиткерде Россия суга сикерүчесе Наталья Гончарова.

Җомга көнне 10 метрлы каланчадан суга сикерү ярышында Гончарова белән Юлия Колтунова көмеш медаль яулады. Колтунованың җәрәхәте булуы сәбәпле парның Уеннарда катнашуы башта сорау астында булды.

"Юлиянең шәхси дисциплина буенча сикерүеннән соң хәле авырайгач Уеннарда катнашмабыз дип карар кылган идек. Аннары Юлия үзенең ярышка әзер булуын белдергәч шатландым. Әгәр дә ярышта катнашмаган булсак,  Казанга юкка гына килгән кебек булыр идек." , - дип җиткерде Гончарова хәбәрчеләргә. "Әлбәттә, барысы да без теләгәнчә килеп чыкмады. Үзебезнең чыгышыбызны әйбәт дип бәялим. Башта минем үземнең дә сәламәтлегем белән мәшәкатьләр килеп чыккан иде", - дип өстәде Гончарова.

 

«Р-Спорт», 28 июль 2013 ел