2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мексика сикерүчесе Уэрта: "Универсиада медале безнең команда өчен кадерле"

3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү ярышының финалында Мексика җыелма командасы өченче урын яулады. "Мексика сикерүчеләре яхшырак та чыгыш ясый ала иде", - дип җиткерә команда әгъзасы Яхель Кастильо Уэрта.

Big_223664020130712-3204-1jke6uh

Универсиада. 7нче көн. Синхрон сикерү. Финал © РИА Новости/Александр Вильф

"Ялгышларыбыз әлбәттә булды. Тик гел яхшыга ирешәсе килә. Бронза медале дә безне канәгатьләндерә. Без бик шат һәм киләчәктә тагын да камилләшербез", - дип белдерде Уэрта.

"Барселонада узачак дөнья чемпионатында үзебезнең осталыгыбызны күрсәтергә тырышачакбыз. Без җиңү рухында.", - дип өстәде ул.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты