Өч метрлы трамплиннан суга синхрон сикерүләр буенча ярышларның турнир таблицасында дүртенче юлны Америка спортчылары Самуэль Дорман һәм Заккари Нис алдылар . Сикерүчеләр узган ярышлардан алган тәэсирләр белән бүлештеләр.
Универсиада. 7 нче көн. Суга сикерү. Финал © РИА Новости/Алексей Мальгавко
Америка сикерүчеләренең дуэты гомуми исәпләгәндә 390, 06 балл җыйдылар. “Болар бик күрсәтмә ярышлар. Халыкара ярышларга беренче адымнар һәм алар алга таба нишләргә кирәклеген күрсәттеләр”, - диделәр америкалылар. Дөнья чемпионатында, хаталарын төзәтеп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә җыеналар.
Моннан тыш, спортчылар Россияең өченче башкаласына килүдән үзләре алган тәэсирләр турында да сөйләделәр: “Бик матур. Хәтта без моны көтмәгән идек. Бездә, АКШта, Россия турында сөйләгәндә, мин мондый матурлыкны күз алдыма да китерә алмый идем! Монда килеп эләккәч, нык гаҗәпләндем. Без монда вакытны бик әйбәт уздырдык, әмма өйгә – көндәлек тормышка әйләнеп кайтырга кирәк”.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты