2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Эспиноса 2013 елгы Универсиададагы беренче медальгә артык озак килүен белдерде

Мексикалы суга сикерү остасы Паола Эспиноса 2013 елгы Универсиададагы беренче медальгә артык озак килүен белдерде.

Big_223305920130711-31950-1gkbvlo

Универсиада. 6нчы көн. Суга синхрон сикерү. Финал © РИА Новости/Алексей Мальгавко

Дөнья чемпионы, өч Универсиаданың биш тапкыр чемпионы Паола Эспиноса суга сикерү буенча ярышларның соңгы көнендә генә беренче медален яулады. Җомга көнне Даниэла Диас Прието белән бергә Эспиноса  ун метрлы каланчадан синхрон сикерүләрдә өченче урын алды.

“Ел башында аягыма җитди операция кичердем. Монда яхшы чыгыш ясау әһәмиятле иде, һәм мин медаль яулый алуыма шатмын, моңа бик озак килдем. Мин барлык биш дисциплинада да чыгыш ясадым, тик соңгысы гына миңа медаль бүләк итте”, — диде Эспиноса.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел