"Кытай җыелма командасы суга сикерү ярышында җиңү яулап дөньяда иң көчле булуын дәлилләде", - дип җиткерде студентлар Уеннарында өч тапкыр җиңү яулаган Чжэн Шуансюэ.
Универсиада. Синхрон сикерү. Финал © РИА Новости/Алексей Мальгавко
"Җиңү яулау авыр булмады. Без бик күп күнекмәләр ясыйбыз, шуңа да үзебезне яхшы хис итәбез. Дүрт айдан безне Барселонада узачак мөһим ярышлар көтә", - дип белдерде Чжэн Шуансюэ.
"Универсиада Уеннарыннан бары тик күңелле мизгелләр генә калды. Минемчә, һәркем шулай уйлыйдыр. Дөресен генә әйткәндә, барысы да профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән. Бу күренеш бик тә шатландыра", - дип өстәде сикерүче.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты