2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Хомякова: " Финалга чыгу матчы авыр бирелде"

Россия пляж волейболчысы Екатерина Хомякова әйткәнчә, иптәше Евгения Уколова белән аларга Универсиада турнирының ярымфиналында җиңү бер дә җиңел бирелмәгән.

Big_223765920130712-20758-s9er4d

Универсиада. 7нче көн. Пляж волейболы. Хатын-кызлар. © РИА Новости/Григорий Сысоев

Ярымфиналда Россия спортчылары Канада пары Мелисса Хумана-Паредес/Тэйлор Пишкены 2-0 (21:18, 21:19) исәбе белән җиңде. “Уен бик тә эмоциональ, авыр, үҗәт булды. Ләкин без булдырдык, финалга чыгуга ирештек. Хәзер бераз ял итергә кирәк, аннары безне финал уены көтә. Иң авыр уен финалда була, әлбәтә”, – диде Хомякова матчтан соң.

Ике партиядә дә көндәшләр, бер-берсен үткәрергә теләмичә, чиратлап алга чыкты. “Уен шулай кыен булганга берничә сәбәп бар. Көндәш ала ук начар түгел. Алар тупны яхшы бирде, алай еш хата да ясамады. Җилле көн иде, шуңа күрә дә туп атканда теләсә нәрсә булырга мөмкин. Җиңүебезгә бик шатланам”,– диде спортчы кыз.

Финал барышында Россия спортчылары Шанталь Лабурер/Юлия Катарина Зуде (Германия) – Моника Бжостек/Кинга Колосинская матчының җиңүчесе белән очраша.

 

 

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел