2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Поляк кызы Степанюк биеклеккә сикерүдә Универсиада алтынын отты

12 июль көнне Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

Big_223932520130712-25113-7u4f8j

Универсиада. 7 нче көн. Җиңел атлетика © РИА Новости/Рамиль Ситдиков

Россияле Мария Кучина биеклеккә сикерү буенча Универсиаданың көмеш призеры булды. Ярышларның финалында Кучина, поляк кызы Камила Степанюк кебек үк, биеклеккә 1,96 метрга сикерде. Ләкин аның сикереп карау омтылышлары бергә күбрәк булганга, ул бары тик икенче урынга лаек булды. Өченче урында – эстонияле Анна Ильющенко (1,94 метр). Россияле Евгения Кононованың нәтиҗәсе (1,92) дүртенче урынлык кына иде.

"Р-Спорт", 12 июль 2013 ел