2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия волейболчы кызлары Универсиада ярымфиналына чыкты

Россия җыелма командасы волейболчы кызлары чирекфинал барышында Тайвань командасын 3-0 (25:21, 25:17, 25:22) исәбе белән җиңеп Универсиада Уеннарының ярымфинал турнирына чыкты.

Тайвань спортчылары Россия кызларыннан буй ягыннан күпкә калышса да, уенны җиңел генә бирмәде. Уен кунаклары баштан ук көрәш башлады (2-0, 3-3, 5-5). Кайсыдыр моментта Россия командасы өч очко өстәде, шуннан Азия кызлары һәр тупка ныклап ябышты 14:14.

Шулай да нәтиҗәдә мәйдан хуҗалары осталыкларын күрсәтте - 25:21. Икенче партиядә Россия көндәшләре беренче биш минут эчендә генә карыша алды 4:4. Аннан инде Маричев командасы алга китте – 25:17. Өченче сетта Тайвань спортчылары, партия уртасына кадәр ничья саклап, бар көченә көрәшсәләр дә (11:11), җиңү өчен бу гына җитмәде.

Россия командасының туп кабул итүдә кыенлыклары булып алды, ләкин алар, кирәк вакытта блокта уйнауда яки атакада  өстәп, җиңүгә иреште. Ярымфинал барышында Россия командасы Канада спортчыларын 3-0 исәбе белән җиңгән Таиланд җыелма командасы белән очраша.

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел