2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейбол. Ярышлар көне анонсы

13 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында «Бустан», «Зилант», «Олимпиец» спорт комплексларында, «Санкт-Петербург» һәм «Тулпар» волейбол үзәкләрендә ир-атлар арасындагы турнирның чирекфинал, ә хатын-кызларда ярымфинал бәйгеләре узачак. Шулай ук ир-атлар командалары арасында 9-23 нче урыннар өчен ярышлар да үтәчәк.

Россия җыелма командасы чирекфиналда Бразилия җыелма командасы белән очрашачак. Бразилиялеләр турнирда бер тапкыр гына җиңелделәр, төркем этабын рәттән дүрт җиңү белән уздылар.

Украина җыелма командасы Канада вәкилләре белән уйнаячак. Бик киеренке очрашу булыр дип көтелә, чөнки канадалылар үз төркемнәрен шактый көчле уздылар, ә украиннар исә бөтенләй җиңелү белмәделәр. Каты чикләвек саналган тагын ике команда — Корея һәм Польша вәкилләре «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә ярымфиналга чыгу өчен көч сынашачак.

Таблицаның аскы өлешендәге урыннар өчен бәйгеләр арасында 9-16 нчы урыннар өчен барачак Эстония – Швейцария һәм 17-20 нче урыннар өчен Кытай – АКШ  уенын билгеләп узу урынлы.

Хатын-кызлар арасында  ярымфиналда Бразилия белән Польша очраша, Россия кызлары Таиланд командасы белән уйный. Кичә хатын-кызлар командалары арасында чирекфинал бәйгеләре һәм 9-16 нчы урыннар өчен уеннар узды. Таиланд кызлары бик җиңел генә Канада командасын җиңде — 3:0, Бразилия японнардан өстен чыкты — 3:1.

9-16 нчы урыннар өчен беренче уенда чех кызлары кытайлыларны җиңде — 3:2, ә Словакия АКШ ка каршы матчта 3:0 исәбе белән отты.

Россия кызлары Кытай Тайбэе белән бик тәкәллефләнеп тормады. Бу уенда мондый ахыр нәтиҗә теркәлде — 3:0 (25:21, 25:17, 26:22).

Искә төшереп китик, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада волейбол бәйгеләре  6 июльдән 16 июльгә кадәр бара.  Команда ярышларында 2 медаль комплекты уйнатыла. Волейбол буенча ярышларда катнашу өчен 25 дәүләттән 428 спортчы гариза тапшырган.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты