12 июльдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарында “Казанка” пляж волейболы үзәгендә ир-атлар арасында ярымфинал һәм финал уеннары үтәчәк.
Ярымфиналда Семенов ⁄ Кошкарев парының уйнаячаны аеруча куандыра. Безнең егетләр финалга чыгу өчен, россиялеләр Прокопьев һәм Богатов дуэтын җиңгән ярышларның фаворитлары булган, Кадзиола ⁄ Сзланкевич пары белән көч сынашачак.
Икенче ярымфиналда алман командасы Дёллингер ⁄ Шредер мексикалылар Ониверос Гомес ⁄ Вирджини Пулидо белән уйнаячак. Россиялеләрне 21:14, 14:21, 15:13 исәбе белән җиңгән алманлылар бу ярышларда уйналган алты матчның әле берсен дә оттырмады. Мексикалылар уйнаган тугыз матчның сигезе аларның җиңүе белән тәмамланды. Шуңа күрә уен бик кызыклы булырга ошый.
20:00 сәгатьтә соңгы этапка чыга алмаган командалар арасында бронза медаль өчен көрәш башланачак.
Кичә пляж волейболы үзәгендә хатын-кызлар арасында хәлиткеч матчлар уйналды. Башта Россия кызлары канадалылар Хумана ⁄ Паред-Прискены җиңеп финалга чыкты һәм анда Польшадан Бржостек ⁄ Колосиска пары белән очрашты. Кискен көрәштә россиялеләр 2:0 (21:19, 21:17) исәбе белән җиңүгә иреште.
Шулай итеп, алтын – россиялеләр Уколова ⁄ Хомяковада, көмеш – Польша кызлары Бржостек ⁄ Колосискада, ә бронза алманлылар Лабореур ⁄ Суде парына эләкте.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиадада пляж волейболы буенча ярышлар 2013 елның 8 – 13 июль көннәрендә бара. Ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасындагы турнирда 2 комплект медальләр уйнатыла. Ярышларда катнашу өчен 27 илдән 114 спортчы гариза биргән. Аларны 25 халыкара, 66 милли ктегорияле 91 казый хөкем итәчәк.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты