2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Җиңел атлетика. Ярыш нәтиҗәләре

XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар төгәлләнде. Аларда 119 илдән 1011 спортчы катнашты, алар 50 комплект медаль өчен көч сынашты.

Ядрә ыргытуда Россия вәкиле Александр Лесной беренче булды, Һиндстаннан Индерджит Сингх — икенче, Россиянең тагын вәкиле Валерий Кокоев өченче урын алды.

Хатын-кызлар арасында 10000 метрга йөгерүдә япон спортчысы Аюко Сузуки барысыннан да җитезрәк булып чыкты. Икенче урынны россияле Алинә Прокопьева алды. Өченче урында — Япониядән Мая Тсуда.

Ир-атлар арасында чүкеч ыргыту ярышларында поляк Павел Фадждекка тиңнәр табылмады, Словакия вәкиле Марцел Ломницки көмеш медаль яулады, ә бронзага россияле Сергей Литвинов лаек булды.

Хатын-кызлар арасында  озынлыкка сикерүдә Россиядән Дарья Клишина җиңү яулады, Россиянең тагын бер вәкиле — Елена Соколова көмеш медальгә лаек булды. Немец Мишель Витцель бронза медаль алды.

Хатын-кызлар арасында диск ыргыту бәйгесендә пьедесталның югары ике баскычына Россия кызлары — Вера Ганеева һәм Елена Понова басты. Бронза медаль Көньяк Африка Республикасыннан Марайка Оберхолзерга эләкте.

Хатын-кызлар арасында 100 метрга финал йөгерештә америкалы Ауриол Скотт иң җитезе булып чыкты. Литвадан Лина Гринцикайте финишка икенче булып килде. Өченче урынны румын кызы Андреэ Луиза Агразену алды.

Ир-атлар арасында шундый ук дисциплинада Көньяк Африка Республикасыннан Анасо Джободвана беренче килде. Япон Риота Ямагата — икенче, Кот-д’Ивуар вәкиле Гуа Вилфред Серж Коффи өченче булды.

Ир-атлар арасында 1000 метрга йөгерүдә Көньяк Африка Республикасы вәкиле Стефен Мокока җиңде. Икенче һәм өченче баскычларга Россия егетләре — Анатолий һәм Евгений Рыбаковлар менде.

Ир-атлар арасында 20 км га спорт йөреше бәйгесендә Россиядән Андрей Кривов иң җитезе булып чыкты. Икенче урында — украин Руслан Дмитренко. Бронза медаль россияле Денис Стрелковка эләкте. Шул ук ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренчелек ачыкланды. Пьедесталга Россия, Украина һәм Канада командалары менде.

Хатын-кызлар арасында шундый ук дисциплинада өч призлы урын да Россия спортчыларына насыйп булды. Болар — Әнисә Кирдяпкина, Ирина Юманова һәм Лина Бикулова. Команда беренчелегендә Россия җиңде, Кытай җыелма командасы икенче урын алды.

Ир-атлар арасында 1,5 км га йөгерүдә Россиядән Валентин Смиронов җиңү яулады, икенче урынны Канада вәкиле Джереми Николас Рае алды. Көньяк Африка Республикасы спортчысы Джереми Матсу өченче килде.

Ир-атлар арасында биеклеккә сикерү бәйгесендә Россия вәкиле Сергей Мудров җиңү яулады, Украинадан Андрей Проценко көмеш медаль алды, ә Кытайдан Ю Ванга бронза медальга лаек булды.

400 метрга киртәләр аша йөгерүдә Украина кызлары Анна Титимец һәм  Анна Ярошчук пьедесталның беренче ике баскычына басты. Россия вәкиле Ирина Давыдова бронза медаль алды.

Ир-атлар арасында өч катлы сикерү буенча ярышларда Россиядән Виктор Кузнецов җиңү яулады. Икенче урында — Россиянең тагын бер вәкиле Алексей Федоров. Бронза медальне исә Казахстаннан Евгений Эктов алды.

Хатын-кызлар арасында сөңге ыргыту ярышларында фаворит буларак чыгыш ясаган 2008 елгы Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе, 2011 елгы дөнья чемпионы Мария Абакумова үзенең бу статусын исбатлады. Россиянең тагын бер вәкиле Виктория Сударушкина икенче урын алды. Австриядән Елизабет Еберл өченче булды.

Ир-атлар арасында  400 метрга йөгерүдә секундның йөздән бер өлеше кадәр генә өстенлек белән Россия вәкиле Владимир Краснов җиңүче булды. Ул бразилияле Андресон Энрикестан җитезрәк булып чыкты. Бронза медаль Ямайкадан Николас Мейтлендка эләкте.

Хатын-кызлар арасында шундый ук дисциплинада Россия вәкиле Ксения Усталова җиңү яулады. Россиянең тагын бер вәкиле Алена Тамкова икенче килде, Ямайкадан Анастасия Лерой өченче урын алды.

Хатын-кызлар арасында 800 метрга йөгерештә Казахстаннан Маргарита Мукашева җиңде, Россия вәкиле Екатерина Купина икенче урын алды. Бронза медальгә Литвадан Елге Балькиюнайте лаек булды.

Ир-атлар арасында ун төрле ярышны берләштергән дисциплинада бельгияле Томас Ван дер Плеитсен җиңүче булды. Икенче урынны Россия вәкиле Сергей Свиридов алды. Бронза медаль Брент Ньюдик белән Яңа Зеландиягә юл тотты.

Хатын-кызлар арасында чүкеч ыргыту ярышларында иң көчлесе америкалы Женева МакКолл булып чыкты. Икенче урында — Россия вәкиле Оксана Кондратьева. Молдавиядән Залина Маргхиева бронза медаль алды.

Хатын-кызлар арасында колга белән сикерүдә Анастасия Савченкога тиңнәр табылмады. Немец Мартина Шульц көмеш медальгә лаек булды. Бронза исә Бельгия вәкиле Фани Смитска эләкте.

Ир-атлар арасында 400 метрга киртәләр аша йөгерүдә Словакия спортчысы Мартин Кучера җиңде, ул Сенегал вәкиле Амаду Ндианы 0,11 секундка узды. Австралия йөгерешчесе Иан Дьюхурст финишка өченче килде.

Ир-атлар арасында сөңге ыргыту ярышларында Россиядән Дмитрий Тарабин җиңү яулады, Көньяк Африка Республикасыннан Джон Роберт Оостхуизен икенче урынны алды. Төркиядән Фатих Аван өченче урынга калды.

200 метрга хатын-кызлар йөгерешендә Канада вәкиле Кимберли Хайцинте финишка беренче килде, аның результаты — 22,78 секунд. Дистанцияне 22,98 секундта узган фин кызы Ханна-Маари Латвала икенче булды. Румыниядән Андреа Луиза Агразину (23,10 секунд) бронза медаль алды.

Ир-атлар арасында шундый ук дисциплинада Көньяк Африка Республикасы йөгерешчесе Анасо Джободвана җиңүче булды. Көмеш медаль Ямайка вәкиле Рашид Дваярга, ә бронза япон Шота Изукага эләкте.

Хатын-кызлар арасында 100 метрга киртәләр аша йөгерүдә АКШтан Вашти Томаска тиңнәр булмады. Белоруссия вәкиле Анастасия Талай финишка икенче килде. Ямайкадан Даниела Вильямс бронза медаль алды.

300 метрга киртәләр аша йөгерүдә (стипль-чез) Лондондагы Олимпия уеннары чемпионы Юлия Зарипова җиңде, ул украин кызы Светлана Шмидтны 12 секундка артта калдырды. Төркиядән Гүлчан Мингир финишка өченче килде.

Ир-атлар арасында колга белән сикерү ярышларында 5,60 метр результаты белән АКШ вәкиле Гэвин Кэндрикс сикерүләр саны буенча җиңүче дип билгеләнде. Шундый ук биеклеккә сикергән японияле Сеито Ямомото икенче булды. Казахстан вәкиле Никита Филиппов 5,50 метрга сикереп бронза медаль алды.

Хатын-кызлар арасында өч катлы сикерү ярышларында Россия вәкиле Екатерина Конева җиңде. Икенче урында — Польша спортчысы Анна Джагачиак. Бронза медаль исә румын кызы Кармен Кристина Томага эләкте.

Хатын-кызлар арасында ядрә ыргыту бәйгесендә россияле Ирина Тарасова җиңү яулады, Кытай вәкиле Лиу Ксянгронг икенче урын алды. Чилидан Наталья Дуко бронза медальгә лаек булды.

300 метрга киртәләр аша йөгерүдә (стипль-чез) Россия вәкиле Илгизәр Сафиуллин иң җитезе булып чыкты. Икенче урында — Испания спортчысы Себастиан Мартас Роа. Италия йөгерешчесе Патрик Насти финишка өченче булып килде.

Ир-атлар арасында 110 метрга киртәләр аша йөгерүдә Виргин утраулары спортчысы Эдие Ловетт финиш сызыгын беренче булып узды. Россия йөгерешчеләре Константин Шабанов һәм Сергей Шубенков икенче һәм өченче урыннарны алды.

Хатын-кызлар арасында 5000 метрга йөгерүдә Румыниядән Роксана Биссабетта Бирка җиңү яулады. Икенче урында — Россия вәкиле Ольга Головкина. Японияле Аюко Сузуки өченче урын алды.

Җиде спорт төрен берләштергән дисциплинада Россия вәкиле Татьяна Чернова 2013 елгы Универсиада чемпионы  булды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Латвия спортчысы Лаура Икаунисе икенче урын алды. Бронза медальгә Венгрия вәкиле Дьордья Живоцки-Фаркаш лаек булды.

Хатын-кызлар арасында ярыммарафонда Япония вәкиле Маи Тсуда финишка беренче килде. Аның артыннан финиш сызыгын россияле Алина Прокопьева узды. Бронза медальне Япониянең тагын бер вәкиле Юкико Акуно яулады. Шушы йөгереш нәтиҗәләре буенча команда беренчелеге дә билгеләнде. Алтын медальгә Япония кызлары лаек булды. Икенче урында — россиялеләр, өченче — Кытай командасы.

Ир-атлар арасында шундый ук дисциплинада Көньяк Африка Республикасыннан Сибабалве Гладвин Мзази җиңү яулады. Аның ватандашы Стефен Мокока икенче булды. Бронза медальне япон Шого Накамура алды. Ир-атлар арасында команда беренчелегендә Көньяк Африка Республикасы җиңде. Япония командасы икенче булды. Россия — өченче урында.

Хатын-кызлар арасында 4х100 метрга эстафетада Украина алтын медаль яулады. АКШ кызлары икенче килде, Польша вәкилләре өченче булды.

Ир-атлар арасында шундый ук дисциплинада янә Украина командасы җиңде. Япония егетләре икенче урын алдылар. Польша вәкилләре янә өченче булды.

Ир-атлар арасында 800 метрга йөгерүдә Ботсвана спортчы Найджел Амоска тиңнәр табылмады. Словакиядән Джозеф Репчик икенче булды, Австрия вәкиле Андриас Войта бронза медаль алды.

Хатын-кызлар арасында 1500 метрга йөгерүдә Россия кызлары Екатерина Шармина һәм Елена Коробкина алтын һәм көмеш медальләрне яулады. Албания спортчысы Луиза Гега өченче урын алды.

Ир-атлар арасында 5000 метрга йөгерүдә азәрбайҗан Нэйле Ибрагимов җиңү яулады. Кения спортчысы Пол Челимо финишка икенче килде. Бронза медаль Германия вәкиле Ричерд Клаус Рингерга эләкте.

Биеклеккә сикерү ярышларында хатын-кызлардан Польша вәкиле Камила Штефанюк җиңде. Икенче урында — россияле Мария Кучина. Эстония спортчысы Анна Илюштшенко бронза медаль алды.

Ир-атлар арасында диск ыргыту ярышларында бразилияле Рональд Жулио җиңүче булды. Көмеш медаль иясе — Италиядән Джовани Филоци. Бронзаны исә россияле Глеб Сидорченко алды.

Озынлыкка сикерү ярышларында Мексика вәкиле Луис Альберта Риверо алтын медальгә лаек булды. Көмеш медальне Россия вәкиле Александр Меньков алды. Португалия спортчысы Маркус Чува бронза медаль белән канәгатьләнде.

Ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да 4х400 метрга эстафетада призлы урыннар нәкъ бер төрле бүленде. Россия командалаыы беренче урыннарны алдылар. Икенче урында — Канада вәкилләре. Көньяк Африка Республикасы спортчылары бронза медальләргә лаек булдылар.

Җиңел атлетика буенча гомуми медальләр хисабында Россия җыелма командасы ышанычлы рәвештә беренче урынны алды. Алар барлыгы 21 медаль яуладылар, шуларның 9 ы — алтын медаль.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты