2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Евгения Уколова: “Җанатарларның өметләрен акларга тырыштык”

12 июльдә “Казанка” пляж волейболы үзәгендә хатын-кызлар арасындагы турнирда алтын медаль яулаган Екатерина Хомякова һәм Евгения Уколова белән матбугат конференциясе булып узды. Бу чарада Университет спорты халыкара федерациясеннән техник өлкәдәге делегат Илья Володарский һәм хатын-кызлар җыелма командасы трениры Марко Солюстри катнашты.

Big_223984720130712-304-1yajjs1

Универсиада. 7нче көн. Пляж волейболы. Хатын-кызлар © РИА Новости/Григорий Сысоев

Матбугат конференциясендә катнашучылар узган ярышлар, аерым алганда соңгы ярыш көне турында, фикер алышты, спорт объектының киләчәгенә дә игътибар бирелде.

Екатерина Уколованың сүзләренә караганда, турнирда трибуналарның ярдәме дә зур роль уйнаган. “Беренче партиядә көндәшәләребез, чыннан да, үз көчләрен күрсәтте, безне ялгышырга да мәҗбүр итте шуңа күрә уен тигез генә бармады. Вакыт-вакыт өстенлегебезне күрсәтеп яисә, киресенчә, югалтып без бөтен көчебезне бер йодрыкка туплап бу матчта җиңүгә ирештек. Шулай ук без җанатарларның ярдәмен дә тойдык, аларның өметләрен акламау мөмкин түгел икәнен аңладык һәм кулдан килгәннең барысын да эшләдек”, - дип билгеләде ул.

Марко Солюстри бу парның киләчәге турында да сөйләде: “Кызларга, һичшиксез, элек яулаган титулга лаек булуларын акларга кирәк иде. Алар берничә атна Россиядә булачак, аннары тагын ярышларга китәчәк. Тренерларга, оештыручыларга, җанатарларга бик зур рәхмәт. Кызларга киләчәктә дә пьедесталдан төшмәүләрен телим”, - диде тренер.

Илья Володарский билгеләп үткәнчә, “Казанка” югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәргәндә киләчәктә дә кулланылачак: “Минем кызларны чын күңелдән котлыйсым килә. Алар үз туган илләрендә подиумда басып тору өчен бик күп эшләделәр. Ә спорт объектының киләчәгенә килгәндә исә, бу сорау инде бер генә тапкыр кузгатылмады. Росссиядә пляж волейболы үсәчәк һәм бу үзәктә халыкара һәм милли дәрәҗәдәге уенннар уздырырлыр дип ышанып өйтергә була”, - диде ул.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты