2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Нирка: “Казанда узган пляж волейболы турнирының дәрәҗәсенә сокландым”

Казанда узган пляж волейболы турниры бик уңышлы узды, дип белдерде Россия җыелма командасының баш тренеры Вячеслав Нирка.

Big_223715920130712-20768-1pk648a

Универсиада. 7нче көн. Пляж волейболы © РИА Новости/Григорий Сысоев

Кошкарев/Семенов дуэты ярымфиналга чыкты, Богатов/Прокопьев дуэты – тугызынчы.

“Универсиада алдыннан турнирның дәрәҗәсе турында мәгълүмат булмады. Без җитди көндәшләр булыр дип уйламадык. Турнир гаҗәпләндерде: яхшы командалар күп, әмма алар финанс хәлләре аркасында турда катнашмый, тик  яхшы уен күрсәтә. Бу турнир безнең өчен бер яктан уңай күренеш, икенче яктан – чишелергә тиешле  мәсьәлә дә. Без аларны катнашучылар алдына катлаулы бурычлар куеп, үзебез тудырабыз. Ә алар шул бурычларны башкарырга тырыша”, - дип белдерде Нирка.

Тренер сүзләренә караганда, Сергей Прокопьев белән Юрий Богатов плей-офф матчларында мексикалыларга көчләре җитмәү сәбәпле оттырды. “Җиңелүнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Миңа калса, алар функциналь яктан бирештеләр: хәрәкәтләре акрынайды һәм начар уйный башлады. Ә пляж волейболында күп нәрсә физик мөмкинлекләрдән тора. Әгәр син хәрәкәтләреңдә акрынайгансың икән, хаталар китә башлый, начар сикерәсең, тупны да начар кабул итәсең”, - дип аңлатты белгеч. Россия дуэты америкалы Бурну һәм Монтгомерига бирелеп тә турнирдагы хәлен какшатты.

“Алар көнләшләрен бәяләп бетермәде. Беренче партиядә 18:8 исәбе белән алда барып та, егетләр көндәшләренә 5 матчны рәттән җиңәргә мөмкинлек бирде, америкалыларны бу рухландырды гына. Шуннан икенче партиядә үк кыенлыклар китте, өченче партиядә дә бирештеләр. Алар сетка буенча барырга тиеш иделәр, тик Дөнья туры сеткасындагы көчле командалар белән уйнадылар. Җиңү мөмкинлеге бар иде, әмма көч калмаган  иде инде”, - дип төгәлләде Нирка.

 

«Р-Спорт», 25 июль 2013 ел