2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пляж волейболчылары Кошкарев/Семенов Универсиада ярымфиналында оттырды

Россия спортчылары Ярослав Кошкарев белән Константин Семенов Универсиаданың пляж волейболы буенча турнирында финалга чыга алмады.

Big_224148620130713-3762-b05ar0

Универсиада. Пляж волейболы. Ир-атлар. Ярымфинал © РИА Новости/Рамиль Ситдиков

Шимбә уздырылган ярымфиналда безнең дуэт поляк Михал Кадзиола белән Якуб Шаланкевичка 21:19, 20:22, 10:15 исәбе белән җиңелде. Финалда полякларга каршы немецлар Армин Доллингер белән Йонас Шредер уйнаячак.

Кошкарев һәм Семенов бронза өчен көрәш матчында мексикалы Улисес Онтиверос Гомеc белән Хуан Рамон Вирген Пулидога каршы уйнаячак.Ике матч та шимбә көнне үткәрелә.

 

"Р-Спорт", 13 июль 2013 ел