2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Михаль Кадзиола: "Россиялеләр уен вакытында бик арыган кебек күренделәр"

Польша җыелма командасы уенчысы Россия пары — Семенов белән Кошкарёвны җиңгәннән соң, әлеге уңышка бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Big_224158420130713-22590-1ed0yjz

Универсиада. Пляж волейболы. Ир-атлар. Ярымфинал © РИА Новости/Рамиль Ситдиков

Матч 2:1 (19:21, 22:20, 15:10) исәбе белән тәмамланды. Шул рәвешле поляклар финалга үтте, анда алар немецлар командасына каршы уйнаячак. Россия командасы исә өченче урын өчен көч сынашачак.

“Бәлки, Россия командасы бераз начаррак әзерләнгән булгандыр. Алар уен вакытында бик арыган булып күренделәр, — диде Кадзиола. — Без баштан ахырга кадәр бөтен игътибарны уенга юнәлткән идек, шуңа күрә җиңү яуладык та. Без нәрсә хис итәбез? Мин бераз ашап алырга һәм ял итәргә кирәклеген тоям. Кич без финалда уйныйбыз, һәм безгә йөз процент әзер булырга кирәк”.

Кадзиола финалның ничек тәмамланачагын фаразлый алмавын да белдерде. “Без узганында да  бүләкләү пьедесталына мендек. Ләкин хәзер барысы да булачак уенга бәйле: отабыз икән, бу ярышларда җиңүче булабыз, оттырабыз икән — бу Универсиадада җиңелдек дигән сүз. Немецлар россиялеләргә караганда безнең өчен авыррак булырмы икәнен хәзер үк әйтеп булмый. Мин бу сорауга финалдан соң җавап бирермен. Хәзер — белмим”, — дип билгеләде ул.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты