2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

"Леприконсы" һәм "Смысловые галлюцинации" Универсиада паркында чыгыш ясаячак

14 июльдә Универсиада Паркында «TISSOT көне» узачак. Бу көнне Казандагы ХXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың рәсми хронометрчысы Уеннарның барлык кунакларына бүләкләр һәм сюрпризлар әзерли.

12.00 сәгатьтән башлап TISSOTның лаунж-зонасында сезне күп төрле сюрпризлар көтә: бөтен дөньяга танылган сәгать бренды Tissot әзерләгән күңелле бәйгеләр һәм бүләкләр, диджей Misha Twinsның күңелле музыкасы, шулай ук Россия чемпионнары Тимур Ибраһимов һәм Михаил Сухановның үзенчәлекле велотриал-шоулары. Спортчыларыбыз велосипедта төрле катлаулы трюклар күрсәтәчәк. Теләгән кешеләр аларның мастер-класслары вакытында велотриалның кайбер элементларын да башкарып карарга мөмкин.

14 июльдә Универсиада паркына килегез, бәйгеләрдә катнашыгыз, алып баручының игъланнарын тыңлагыз һәм чын TISSOT швейцар сәгатен отыгыз!

17.00 сәгатьтән Универсиада паркының төп сәхнәсендә Tissot бренды бәйрәм концерты оештыра. Парк кунаклары алдында «Леприконсы» һәм «Смысловые галлюцинации» төркемнәре, DJ Groove кебек танылган музыкантлар махсус чыгыш ясаячак.

Көн дәвамында Универсиада паркында сәламәт яшәү рәвеше һәм шатлык хөкем сөрәчәк. Tissot брендының төп кыйммәтләре – традицияләргә тугрылык, югары технологияләр һәм эш осталыгы алга куела. Сезне Россиянең көчле спортчылары, яхшы музыкантлар һәм бары тик күтәренке кәеф көтә!

TISSOT хакында

1853 елда оештырылганнан бирле Tissot бренды “традиция новаторлары буларак” новацияләр һәм сәгатьчелек осталыгы өлкәсендә алдынгы урыннарны били. Бүген Tissot иң эре сәгать ясаучы һәм сатучы Swatch компанияләр төркеменә керә. Компаниянең баш офисы Швейцариядәге Лё Локле шәһәрендә – таулы Юра провинциясендәге сәгать осталары каласында урнашкан. Бүген Tissot компаниясе 160тан артык илдә тәкъдим ителә.

Tissot компаниясенең алдынгылыгын югары технологияле продукция җитештерү, махсус материаллар һәм киңәйтелгән функциональлек тәэмин итә. Башка швейцар сәгать брендлары белән чагыштырганда, Tissot сәгатьләренең сыйфаты югары дәрәҗәдә, ә бәясе – кулай. Өстәвенә, алар киң ассортиментта чыгарыла. Шуның белән ул данлыклы осталыкны арзан бәядән тәкъдим итә.

Tissot компаниясе - MotoGP, FIM Superbike, FIBA, AFL, CBA һәм велоспорт, фехтовкалау, боздагы хоккей буенча дөнья чемпионатларының рәсми хронометрчысы һәм партнеры. Tissot компаниясе коммуникацияләр һәм җитештерү өлкәләрендә даими рәвештә инновацияләр кертү белән үзенең “Традиция буенча новаторлар!” дигән девизына тугрылыклы кала. www.tissot.ch.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты