2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Маричев: "Россия волейболчылары Таиланд командасы белән тактик яктан дөрес уйнады"

Россиянең волейбол буенча хатын-кызлар җыелмасы Таиланд командасы белән Универсиаданың ярымфинал матчын тактик яктан бик дөрес үткәрде, дип белдерде Россия командасының баш тренеры Юрий Маричев.

Big_224210320130713-18698-7hp2uy

Универсиада. 8 нче көн. Волейбол © РИА Новости/Владимир Песня

Шимбә көнне Россия кызлары Таиланд командасын 3-0 (25:18, 25:19, 25:18) исәбе белән отты. Финалда аларның көндәше Бразилия командасы булачак. Бразилия кызлары ярымфиналда 3-1 исәбе белән  Польша командасын төшереп калдырды.

"Минем практикада Азия командасына каршы уйналган беренче матч иде бу. Әлеге җыелма командаларга каршы тактик яктан дөрес уен көйләргә кирәк иде. Башта ничек уйнарга кирәге аңлашылмый иде: туп бирүләрдә рискка барыргамы, әллә блоклар һәм сак тактикасын файдаланыргамы. Без төрле вариантларны кулланып карадык. Ахыр чиктә дөрес вариант табылды. Уенны тикшергән вакытта Таиланд командасының блокта проблемалары булуы күренде. Бу минусларны тулы программа буенча файдаланырга кирәк иде", - дип белдерде журналистларга Маричев.

Россия командасы тренеры безнекеләрнең блокта һәм сакта яхшы уйнавын билгеләп үтте. "Без Таиланд командасының бик яхшы алымнар куллануын белә идек. Статистика да шул турыда сөйли. Шуның өстенә, көндәш команда бик яхшы комбинацияле волейбол уйный. Безнең өчен иң авыры шул булды. Безнең уенчылар Таиланд командасы волейболчыларының кайда басуларын күзәтеп, анализлап барды, блок өчен дөрес урыннар сайлады. Блок һәм сак бердәмлеге уены килеп чыкты. Үткән матчлар белән чагыштырганда, безнең алга китеш сизелде. Без моңа турнир буе омтылдык", - дип өстәде тренер.

Универсиадада хатын-кызларның волйбол турниры финалы дүшәмбе, 15 июльдә булачак.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел