Россия вәкилләре Константин Семенов һәм Ярослав Кошкарев Универсиаданың пляж волейболы буенча турнирында парлар арасында бронза медаль яулады.
Универсиада. Пляж волейболы. Ир-атлар. 3 урын өчен матч. © РИА Новости/Григорий Сысоев
Шимбә көнне өченче урын өчен матчта Россия дуэты 2-0 (21:17, 21:15) исәбе белән Мексика вәкилләре Гомес Онтиверос һәм Хуан Рамон Вирген Пулидоны җиңде. Шимбә көнне бераз соңрак алтын медаль өчен бәйгедә немецлар Армин Доллингер белән Йонас Шредер поляк дуэты Михал Кадзиола һәм Якуб Шаланкевичка каршы уйнаячак.
«Р-Спорт», 13 июль 2013 ел