2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия волейболчылары Универсиада ярымфиналына чыкты

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында волейбол матчлары узды.

Big_224232620130713-28339-l7b1yj

Универсиада. 8нче көн. Волейбол © РИА Новости/Владимир Песня

Россиянең волейбол буенча ирләр җыелма командасы, Бразилия вәкилләрен җиңеп, Казан Универсиадасының ярымфиналына чыкты. Шимбә көнне чирек финал уены россиялеләр файдасына 3-0 (25:19, 25:12, 25:14) исәбе белән тәмамланды. Якшәмбе ярымфиналда Россия җыелмасы Чехия белән Япония матчында җиңгән команда белән очрашачак.

«Р-Спорт», 13 июль 2013 ел