Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында пляж волейболы буенча соңгы матчлар узды.
Универсиада. Пляж волейболы. Ир-атлар.Бүләкләү тантанасы. © РИА Новости/Григорий Сысоев
Поляклар Михаил Кондзиола һәм Якуб Шаланкиевич Казандагы Универсиаданың пляж волейболы буенча җиңүче булды. Шимбә көнне финал матчларында поляклылар, немец спортчылары Армин Доллингер һәм Йонас Шредер белән очрашып, өч партияне дә җиңде, исәп—2-1 ( 21:15; 17:21; 15:12). Алданрак Россия дуэты Константин Семенов һәм Ярослав Кошкарев бронза яулаган иде.
"Р-Спорт", 13 июль 2013 ел