2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада ярымфиналында россиялеләр белән Япония волейболчылары очрашачак.

Волейбол буенча Япония җыелма командасы, Чехия командасын җиңеп, Казан Универсиадасы кысаларындагы турнирның ярымфиналына чыкты.

Big_224251820130713-25321-7oygpm

Универсиада. 8нче көн. Волейбол © РИА Новости/Евгений Биятов

Шимбә көнге чирекфинал матчы японнар файдасына 3-1 (25:21, 25:22, 23:25, 26:24) исәбе белән тәмамланды.  Иң зур нәтиҗәгә 20 очко җыйган Такаси Декита иреште. Чехларга Форт Доминик һәм  Ян Кулига 22шәр очко китерде. Ярымфиналда Япония җыелма командасына Россия волейболчылары каршы торачак. Икенче ярымфиналда Украина һәм Польша җыелма командалары көндәшлек итәчәк.  Ярымфинал уеннары  14 июльдә узачак.  Чехлар  көрәшләрен Бразилия командасы белән турнирның 5-8 урыннары өчен дәвам итәр дип көтелә.

"Р-Спорт", 13 июль 2013 ел