2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Республикасының Яшьләр оркестры “Ак сирень” фестиваленең соңгы көнендә беренче чыгышын ясады

13 июльдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә “Ак сирень” III Халыкара фестиваленең йомгаклау концерты узды.

Сергей Рахманиновның 140 еллыгына багышланган “Ак сирень” фестивале Мәдәни Универсиада программасына кертелгән иде һәм 6 июльдән 13 июльгә кадәр дәвам итте.

Соңгы концертта зал тулы тамашачы С.Рахманиновның 3 әсәрен тыңлады. Оркестр белән ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский дирижерлык итте. Беренче бүлектә 4 нче номерлы Фортепьяно концерты яңгырады. Фортепьянода яшь музыкантлар арасында танылган Британия пианисты, дөньяның күп кенә оркестрлары белән хезмәттәшлек итүче  Фредерик Кемпф уйнады. Тамашачы аның уйнавын ныклы алкышларга күмде.

Беренче бүлектә тамашачы  Татарстанның Яшьләр симфоник оркестрының премьерасын да тыңлады. Оркестр Казан музыка мәктәпләре укучыларыннан оешкан. ТР Дәүләт симфоник оркестры белән берлектә алар Рахманиновның “Вокализ”ын  һәм Яхинның “Забыть не в силах” романсын башкарды. Яшьләр оркестрының сәнгать җитәкчесе – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Свтлана Лось.

Икенче бүлектә Рахманиновның соңгы әсәрләреннән “Симфоник биюләр” оркестр сюитасы яңгырады. Зал аларны аягүрә торып алкышлады.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева: “Яшьләр симфоник оркестрын булдыру идеясе  Александр Сладковскийныкы. Мәдәният идарәсе үз чиратында бу инициатива белән шәһәр музыка мәктәпләренә чыкты”, - дип бедерде. Конкурс нәтиҗәләре буенча оркестрга 60 егет һәм кыз алынды. Горнышева әйтүенчә, теләүчеләр алай гына булмаган.

Оркестны үз күзәтүе астына алган Александр Сладковский: “Без Казан музыка мәктәпләрендә эшләгән музыка укытучыларының хезмәтен күтәрү максаты куйдык. Соңгы елларда аларның хезмәте күләгәдә кала килде. Бу беренчедән. Икенчедән, безгә кадрлар кирәк”, - диде, оркестр барлыкка килүнең сәбәпләрен аңлатып.

Маэстро шулай ук оркестрның киләчәккә планнары белән дә уртаклашты: “Без бер елга планнар төзеп куйдык инде. Инде киләсе елга без Казанда узучы Константин Хабенский фестивалендә катнашырга җыенабыз. Өч ел эчендә ТР Дәүләт симфоник оркестрын яңа югарылыкка күтәрдек. Алга таба да шул ук рухта эшләп,  10-15 елдан куанычлы нәтиҗәләргә ирешербез дип өметләнәбез”.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты