2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яшь тамашачы театры мәхәббәт һәм ышану турында гыйбрәтле хикәя күрсәтә

Бүген Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Америка язучысы Ричард Нэш әсәре буенча "Яңгыр сатучысы" спектакле куелачак.

Бу хикәя беренче тапкыр Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1996 елның 28 ноябрендә куелган иде. Спектакль 2,5 сәгать бара, 14 яшьтән керү рөхсәт ителә.

Сюжет буенча, Көньяк Америка штатында корылык башлана, шул сәбәпле кешеләр арасында төрле конфликтлар туа. Көтмәгәндә шәһәрдә бер хыялый кеше килеп чыга һәм кешеләр тормышын үзгәртә.

Спектакль 18:30 башлана.

 

По материалам портала tatar-inform.ru