2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда яңа программа тәкъдим итә

Бүген Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Мәдәни Универсиада кысаларында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узачак.

Big_dsc_5980_(1024x681)

“Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конферениясендә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов программаның 60 процентка яңа номерлардан торачагы хакында белдерде: “Берничә хореографик номер тәкъдим ителәчәк: егетләрнең “Чалыштыру” һәм кызларның “Кулъяулык” биюләре. Вокаль номерлар да күп булачак”.

А.Хәмитов шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен Казандагы Универсиаданың Ачу һәм Ябу тантаналарында чыгыш ясау кебек мәртәбәле хокукы бирелде. 15 июльдә Универсиада паркында коллектив “Ак бүре” операсы премьерасында катнашачак. Шуннан соң республиканың Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Төмәндә узачак Федераль Сабантуйда һәм Мәскәүдә Татарстанның мәдәният көннәрендә катнашырга планлаштыра.

Концерт трансляциясенең язмасын “Татар-информ” МА сайтында күрергә мөмкин булачак.

По материалам портала tatar-inform.ru