2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада паркы сәхнәсендә данлыклы «Яблочко» яңгырады

Кичә, Сабантуй кысаларында, халык артисты Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт ансамбле парк кунакларын сөендерде.

Ансамбль Казанга дүртенче тапкыр килә.  Аларның репертуары халык биюләренә бай.  Дәүләт ансамбленең директоры, Россиянең халык артисты Елена Щербакова әйтүенчә, бию сайлауга фольклор үзенчәлекләре, милли костюмнарның матурлыгы тәэсир итә.

“Казанлылар программаның бер өлешен генә күрә алды, чөнки цикл бик зур. Бу Универсидада катнашучыларның барысына да кызыклы булырга тиеш.  Универсиада кебек мәртәбәле  чараның  мәдәни программасында катнашу безнең  өчен зур дәрәҗә”,- диде Щербакова.

Халык артисты, татарстанлыларның хореографияне яхшы белүләрен дә билгеләп үтте. “Безне кая барсак та җылы кабул итәләр. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында аеруча яратып каршы алдылар. Концертның беренче минутыннан ук алкышлар ишетәсең икән, димәк син тамашачының игътибарын үзеңә  җәлеп  итә алгансың.  Артист белән тамашачы арасында бәйләнеш булу уңай нәтиҗәләргә китерә.  Без моңа һәрвакыт омтылабыз”, дип бүлеште ансамбль директоры.

Болардан тыш, парк кунаклары каршында Әлмәт һәм Минзәлә районнарының иң яхшы артистлары чыгыш ясады.  Валерий Саматов үзенең искиткеч гармунда уйнавы белән барысын да уздырды. Чыгышының уртасында кулына бияләй дә кигәч, тамашачы шаккатты.  Ә ТР Халыклар дуслыгы йорты  исә дөньяның төрле илләрендә яшәүче халыкларның  җырлары һәм биюләреннән торган попури әзерләгән иде.  Татар халык биюе һинд биюен алыштырды. Украиналарның  “Ты ж меня пидманула”  халык җыры ни рәвешле үзбәк җыры белән алышынуын тамашачы хәтта сизми  дә калды. Халыклар дуслыгы  йорты артистлары, Кавказ биюләрен  кыю егетләр һәм кызлар генә түгел, ә бәлки кызлар да менә дигән итеп башкара алуын  исбатлады.

Программа ахырында, татарларның иң яраткан төркемнәренең берсе—“Зө-Ләй-Лә” чыгыш  ясады.  Шулай ук, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты чыгарылыш студентлары ды үзләренең чыгышларын күрсәтте.

ТР ЭЭМ алынган рәсми мәгълүматларга караганда, Универсиада паркында булучыларның саны 32 меңнән артып киткән.  Мондый ажиотажны «Сirque du soleil» тудыра. Тамашаны карарга өлгермәгәннәр 14, 16 һәм 17 июльдә карый алачак. Исегезгә төшерәбез, 15 июльдә сәхнәгә “Ак бүре” әкият-операсы куела.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты