2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

TISSOT сәгатьләр бүләк итә

Бүген Универсиаданың Мәдәни паркында – “TISSOT көне”. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың рәсми партнеры уникаль велотриал-шоу оештырды!

Тамашачыларга үз осталыкларын велотриад спорты буенча Россия чемпионнары Тимур Ибраһимов һәм Михаил Суханов күрсәтте. Алар башкаруында биредә төрле трюклар күрергә мөмкин иде: велосипедларның һавада гадәти сикерүләреннән алып катлаулы комбинацияләргә кадәр. Соңгыларының кайбер элементларын карарга хәтта куркыныч та иде. Велосипед белән оста идарә итү, тигезлексаклау осталыгы, менә дигән техника – боларның барын да Паркка килүчеләр рәхәтләнеп тамаша кылды.

Рәсми партнерлар, әлбәттә, тамашачыларны бүләксез калдыра алмады, шунлыктан шоулар арасындагы тәнәфесләр вакытында Паркка килүчеләр арасында да конкурслар оештырылды. Барлык катнашучылар өчен кыйммәтле бүләк тә әзерләнгән – TISSOT сәгатьләре. Әлеге бүләкләргә иң әрсез, куркусыз һәм нык тамашачыларга эләкте. Приз алу өчен аларга велосипедта аякларны җиргә тидермичә генә хәрәкәтсез килеш утырып торырга кирәк иде. Шундый хәлдә иң озак утырып торучыларга дөньякүләмендә танылган бренд сәгатьләре эләкте.

Велотриал (инглизчә bike trials) — велосипедларда каршылыклар узуга корылган маунтинбайк дисциплинасы. Каршылыклар төрле, табигый һәм ясалма булырга мөмкин: ташлар, бүрәнәләр, такталар һ.б. Төп бурыч булып хәрәкәт вакытында спортчы аякларын җиргә тидерми генә әлеге каршылыкларны уза алу тора.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел