2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Караулов Казанда самбочылар көрәшүче келәмне коточкыч дип бәяләде

Универсиаданың бронза призеры Россия самбочысы Василий Караулов, "Татнефть-Арена"да көрәш өчен җәелгән келәмне коточкыч, дип бәяләде һәм аңа өченче урыннан югарырак нәтиҗәләр күрсәтергә комачаулавын белдерде.

52 килограммга кадәр авырлык категориясендә самбочылар турнирында Караулов өченче урынны алды.

"Мин, чыннан да, җиңә ала идем. Шуңа бик борчылдым. Минем өчен бу җиңү түгел, җиңелү. Беренчедән, бүген уңыш минем яклы түгел иде.Икенчедән, мин бик яхшы формада түгел. Өченчедән, келәм коточкыч иде. Аңа басып көрәшү бик кыен. Ни дә булса эшлим дигәндә генә, аяклар шуа да китә,” – диде журналистларга Караулов. “Ярышка яхшы әзерләнгән идем, ләкин нидер барып чыкмады,” – дип өстәде ул.Спортчының авырлыгын уңышсыз киметү дә нәтиҗәләргә тәэсир иткән. “Авырлыгым туры килеп бетми иде. 7 килограммга ябыгырга туры килде.Хәтта башым да әйләнгәләде. Үлчәүне дә көндәгечә сәгать 2-4ләрдә түгел, иртәнге 7-8ләрдә үткәрделәр. Вакыт аз калган иде инде. Бу да үз ролен уйнады,” – дип әйтте Караулов.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел