2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбочы Бондарева Универсиадада көрәш техникасын күрсәтмәкче булган

Казандагы Универсиаданың самбо буенча чемпионы Елена Бондарева, турнирдагы кәндәшләреннән тәҗрибәлерәк булганга күрә, ярыш барышында көрәш техникасын күрсәтергә тырышканлыгын белдерде журналистларга.

Big_224307220130714-2976-1efufle

Универсиада. 9нчы көн. Самбо © РИА Новости/Алексей Даничев

Бондарева самбо буенча турнирда 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә Универсиада алтынын отты.

"Мин көндәшләремнең барысыннан да өлкәнрәк. Шуңа күрә үземнең көрәш техникамны күрсәтәсе килде. Әмма башка илләр дә Украина, Россия һәм Белоруссия дәрәҗәсенә җитешеп килү сәбәпле, көрәш җиңелләрдән булмады. Универсиаданың дәрәҗәсе шактый югары, дөнья чемпионаты белән чагыштырырлык,” диде журналистларга Бондарева.

Турнир финалында россияле, авырттыру алымын кулланып, алышның икенче минутында ук украин кызы Алена Куницкаяны җиңде. Универсиада чемпионы сүзләренә караганда, ул моңа өйдә үк әзерләнгән булган. "Авырттыру алымнарын автомат рәвештә түгел, берничә көн уйлап йөргәннән соң гына кулланам", - дип аңлатты ул.

Спортчы кыз белдерүенчә, ул башта ук бары алтын медальгә генә өметләнгән булган. “Мин һәрвакытта да югары нәтиҗәләргә әзерләнәм.Чөнки аннан башка җиңү мөмкин түгел,” – диде Бондарева.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел