2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Денис Давыдов самбо буенча Универсиада алтыны отты

Россия спортчысы Денис Давыдов Казанда узучы Универсиадада самбо буенча ярышларның 68 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында алтын медаль яулады.

Big_224314920130714-31124-v21un

Якшәмбе көнне узган финал очрашуында Давыдов Белоруссия спортчысы Александр Кокшаны отуга иреште. Ярышларның бронза медальләре ияләре булып Эмиль Хәсәнов (Әзәрбәйҗан) һәм Мартиян Иванов (Болгария) танылды. Өченче урыннар өчен көрәштә алар көньяк кореяле Юн Мин Сук һәм украиналы Кирилл Мельниченконы җиңделәр. Казандагы Универсиада 17 июльгә кадәр дәва итәчәк.

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел